Никахтан сон рэхмэт сузлэре яшь парлар дан
Поздравления с днем рождения на татарском языке своими словами в прозе
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым! Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез! Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез! Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш). Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).
Уважаемый – ая (имя)! Позвольте от чистого сердца поздравить Вас с сегодняшним красивым праздником – днем Вашего рождения! Желаем Вам на будущее тысячи радостей и счастливых событий, стального здоровья, больших успехов в работе. Оставайтесь таким (такой) же здоровым, молодым, красивым, как сегодня! Пусть вас ждут только удачи в вашей ответственной работе – вы достойный всяческого уважения торговец (бизнесмен, врач, учитель, товарищ). Ваш (и) родственник (и )… Ученик(и)….
Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми.Ул белә – һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы.«Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.Кызык тоелса да, бу табигый. Табигать безне шулай яратакан. Ана кеше өчен баласы иң кадерлесе.
Шулай, тик нинди генә кадерле булмасын, баланы гел янәшдә генә тотып булмый. Үсә төшкән саен үзеңнән ераклаштырырга, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә туры килә.Һәм инде, әлбәттә, бу шул балалар бакчасы, нәниләр группасы, тәрбиячеләр дигән төшенчәләрдән башлана.Мин баланың балалар бакчасына мөнәсәбәте шушы чорда нәкъ менә сезнең аша, тәрбияче аша формалаша дип уйлыйм.Һәм бу өлкәдә сезнең хезмәтегезгә, сабырлык-зирәклелегегзгә чиксез сокланам.Балалар белән тәрбия – үсешне үстерү максатында башкарган хезмәтләрегез өчен барлык ата-аналар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбриклибез.
Кадерле дускай! Туган көнең белән котлыйм сине! Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым! Сине хөрмәт иткән (имя).
Дорогой мой дружок! С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …
«Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм! Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын!”
“Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын. Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!”
“Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Барлык хыялларың тормышка ашсын, һәр көнеңне елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын! Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын!”
Туган Конен Белэн
“Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез. Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!”
Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар.Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр.Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри.Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне. 50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Балаларың(имена)
Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек! Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети……
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән.Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Кадерле (имя)! Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!
По-дружески приветствую тебя в твой день рождения. Желаю тебе настоящего счастья, большой любви, благополучия и здоровья. Пусть на твоем жизненном пути встретятся только хорошие люди, будущее твое будет светлым, пусть провидение пошлет тебе множество неожиданных радостей! Твоя подруга… Твой(я) однокашник (однокашница, одногруппница и т.д.)
Мой (наш) уважаемый сосед …! Сегодня день твоего рождения, светлый красивый день. К нему ты подошел с большими успехами. Твой дом просторен, жизнь благополучна, супруга достойна любования. Тебе остается всего лишь держаться на этом уровне и наслаждаться плодами труда! Пусть дети приносят тебе одни только радости, живите с женой долго и счастливо, будьте здоровы! Твой сосед… Твои соседи…
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.Ир-атны 60 яше тулу уңаеннан котлау.
… җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул — шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз.Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел.Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор.Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Кунакларга рәхмәт
Слова благодарности гостям на татарском языке
Кунакларга рәхмәт сүзе
Буген минем туган көн
Бәйрәм була торган көн,
Үткән әз-мәз тормышымны
Бәйрәм итә торган көн.
Чын күңелдән рәхмәт сезгә
Хөрмәтле һәр сүзегез,
Миңа бик куп шатлыкларны
Тудырасыз үзегез.
Кадерле ирем, балалар
Күз караларым минем,
Сез булганга рәхәт, матур
Бәхетле һәрбер көнем.
Рәхмәт сөекле ярыма
Имән терәк тормышта,
Ярый әле, сине язган
Ходай минем язмышка.
Аңлашып яшибез, шөкер
Балаларны үстердек.
Тигезлек, шатлыклар язсын
Алда безгә гомерлек.
Кызым, улым, кияү,
Нәни кызым бик тәмле.
Сезгә – әйбәт, безгә рәхәт
Матур яшәгез яме.
Туганнарым, кодаларым
Барыгызнын изге уе.
Киңәш- табыш, ихлас күңел
Кемгә барсаң, кунак сые.
Бүгенгедәй шатлык белән
Киләчәктә дә гөрләшик.
Чәй шикәр ул, бер дә бетми,
Ачык чырай белән яшик.
Дус – ишләрем, сезнең белән,
Күңел түре ачыла.
Сер капчыгым сезнең өстә,
Сыя сезгә барсы да.
Авыр чакта бергә булсак
Җинеләеп китә тормыш.
Тормыш кайчак һәрберебезгә,
Була «дөньяңны ормыш».
Түзәбез, сабыр канатлар
Сынмасын, сыгылмасын.
Йөрәк дигән утлы таба,
Кызмасын, суынмасын.
Хөрмәт итеп килгән өчен,
Якыннарым олы рәхмәт.
Бөртекләп ашсын тормышка,
Сез теләгән һәрбер теләк.
Юбилейга килүчеләргә рәхмәт әйтү
Юбилей ул гомер бәйрәме. Күпме үтелгән, күпме сүтелгән, шул юбилей дигәннәрендә беленәдер инде. Бүген минем шул үтелгән – сүтелгәнне бизмәнгә салып үлчи торган көн. Тик һич кенә дә күңел ышанмый икән, чынлап та минекеме соң бүгенге бәйрәм. Бераз баш әйләнеп, ачу да килеп китә, миңа әйттеләрме соң бу __ яшь дип. Эх, йөрәк бит әле унсигездә.
Кадерле якыннарым! Якыннарым дим, чөнки бу мәҗлескә безнең гаиләне, мине, чын күңелдән якын иткән кешеләр җыелган. Һәрбер әйтелгән сүз, һәрбер теләк йөрәк түреннән, һәрбер киңәш алтынга тиң. Олы рәхмәт әйтәм сезгә килгәнегез өчен, теләкләрегез өчен. Заманга сылтап озак күрешмичә дә яшибез, вакыт җитмәгән кебек тоела. Шулай да монда утырган барыгыз да минем авырлыкларымны җинеләйтүчеләр, шатлыкларыма куанучылар, кайгыларымны уртаклашучылар.Рәхмәт сезгә барыгызга да булганыгыз өчен. Мин сезнен теләкләрегезне колагыма чорнадым, алар һичшиксез барысы да тормышка ашыр дип беләм.
Туйда әти-әниләрдән котлау сүзләре / Поздравления родителей на свадьбе на татарском
Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.
Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.
Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — яп-яшь үләннәр.
Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.
Килен тошкэндэ эйтелэ торган сузлэр
Нинди сүзләр табыйм,
Нинди көйгә салыйм,
Күгәрченем бердәнбергенәм.
Бу дөньяда бүген мин үземне
Иң бәхетле кеше дип беләм.
Безнең өйгә бүген килен төшә,
Яңа тормыш бездә башлана.
Берүк матур булсын, берүк ныклы булсын!
И, Ходаем үзең ташлама.
(..килен исеме) кызым, күңелең борчылмасын,
Безнең белән диеп каенана.
Мин каенана түгел,
Мин сердәшең,
Мин- киңәшчең, дустың һәм ана.
Салкын җилләр сезгә кагылмасын,
Усал сүзләр сезгә тимәсен.
Беркайчан да безнең өебезгә
Әче хәсрәт кайгы килмәсен.
Тормышны сез үзегез матурлагыз,
Яшәешнең тәмен табыгыз.
Иңне иңгә куеп сөенә-сөенә
Ал таңнарга бергә барыгыз.
(Р. Арсланова)
* * *
Юлыгызга җәймә җәяр идем,
Балаларым, үреп догадан.
Шатлык көткән чакта көенечләр
Күрәбез шул кайчак дөньядан.
Уз сузен белән котлау / Поздравления своими словами
Халыкара хатын кызлар көне белән
Мөхтәрәм ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!
Безнен телэк
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
17 яшь
18 яшь
20 яшь
Балага котлау
…. бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!
…. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.
Энигэ котлау сузлэре
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Энигэ котлау
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
Никах коне белэн
Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!
Никах мэжлесенэ
Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.
Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.
Котлау яна елга
Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
60 яшь
Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, картаймагансыз, саргаймагансыз.
Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.
Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
Хатын-кызны 60 яше тулу унаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
Туйда эти-энигэ рэхмэт сузе
Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.
Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.
Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!
Ихлас кунелдэн котлыйм
55 яшьлек юбилеен белэн
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма
Ана булу белән (бала туу белән) котлау сүзләре
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.
Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.
Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
Иманлы бала булып усуен телибез
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
Туган конен белэн тэбриклибез
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.
Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм
……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.
……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән ….
Ир-атны илле яше белән котлау
«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.
Илле яшьлек юбилей белән хатын-кызны котлау
Никахтан сон рэхмэт сузлэре яшь парлар дан
Эниемнен матур кузлэрендэ
Купме мон хэм купме сагыш бар.
Кунелем сизэ – хэттэ гомерендэ
Кызганмыйча безгэ багышлар.
Безнен б\н бергэ кайгыра ул,
Безнен б\н бергэ шатлана.
Эниебез безнен изге маяк кебек,
Кунелебез хэрчак ана тартыла.
Изге доган хэрчак саклый безне
Салкын жилдэн, явыз дошманнан.
Син булмасан без сон нишлэр идек?
Исэнлек сорыйбыз сина Ходайдан.
Ак бэхетлэр юлдаш булсын сина,
Коннэренне шатлык бизэсен.
Сэламэтлек узе бэхет бит ул,
Ходай шуннан мэхрум итмэсен.
Кадерле эниебез!
Сине шушы матур бэйрэмен б\н тэбрик итэбез хэм ин изге телэклэребезне юллыйбыз. Кеше гомере уткэн еллары б\н генэ билгелэнми. Син этиебез очен олы терэк хэм тугры тормыш иптэше, без – балаларын очен – шат кунелле хэм кайгыртучан ана, оныкларын очен яраткан, хормэт иткэн эби. Барыбызга олэшкэн кунел назын синен гомерне дэ еллар б\н тугел, э игелекле эшлэр б\н исэплэргэ тулы момкинлек бирэ. Сина зур унышлар, шатлыклы очрашулар хэм котелмэгэн куанычлар, ныклы сэламэтлек хэм бэрэкэтле озын гомер, кутэренке рух хэм алдагы коннэрендэ чиксез бэхет телибез, йортыбыз жылылык, яктылык хэм мэхэббэт б\н тулып торсын. Килэчэктэ дэ тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшэ. Яшен тизлегедэй утэ торган гомернен хэр коне матур, якты, нэтижэле булсын.
Еллар утэ, диеп борчылма син,
Еллар уту берни тугел ул.
Сау-сэламэт булып озак яшэу
Узе бэхет, узе шатлык ул.
Жэйлэр булсын синен кунеллэрдэ,
Кояш булсын синен коннэрдэ,
Тэмле сузлэр булсын теллэрендэ,
Нур уйнасын синен кузлэрдэ.
Кунеленэ жыйган яхшылыклар
Изгелеклэр булып кайтсыннар.
Туар таннар алып килсен сина
Сэламэтлек, бэхет-шатлыклар.
Сэламэт бул, эни, озак яшэ,
Юлларына голлэр сибелсен.
Хэр туар тан сина гел шатлыклар,
Тыныч тормыш, бэхет китерсен.
Әни, бәгърем, туган конең җитте,
Нинди мизгелләрдә тугансың син.
Шуңа күрә бөтен дөньянын,
Җәйнең матурлыгын җыйгансын.
Язгы җилләр кебек сүзен йомшак,
Ак чәчәкләр кебек чәчләрен.
Язгы кояш кебек балкый йөзең,
Нурлар чәчә синең күзләрең.
Авырлыкны күп күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Яшә, әни, безнең арада.
Дөньяда яшәр өчен
Акыл тәуфикъ биргәнсең.
Ике балаңа, ике күз карасы кебек
Үткән гомереңне багышлагансың.
Үкенмә, әни, үткән гомеренә,
Ташламабыз мәнге гомергә.
Ике балан ике якта
Фәрештәләр кебек оныкларын белән
Торабыз саклап ике яктан.
Буген безнен ин кадерле кешебез,тормыш иптэшем, газиз эниебезнен туган коне. Доньядагы барлык назны уз кунеленэ сыйдырган, жан жылысы б\н йорэгебезне жылытып яшэуче кадерле кешебезне бэйрэме б\н чын кунелдэн котлыйбыз. Эни! Син безгэ гомер бирден, устерден, кеше иттен. Хэрберебезгэ белем биреп, олы тормыш юлына бастырдын. Хэер-фэтиханнан аермый бугенге кондэ дэ безне уйлап яшисен. Кайгы-хэсрэт курми, без балаларыннын бэхетенэ куанып, хэр мизгелдэн тэм табып, безнен жан жылыбызны тоеп, ныклы сэламэтлек б\н тигезлектэ яшэсэн иде. Ходай Тэгалэ сине саулыгыннан аермасын. Туган оебезнен бусагасыннан беркайчан да бэхетсезлек атламасын. Безгэ биргэн яхшы тэрбиян, топле кинэшлэрен очен мен-мен рэхмэт сина, эниебез.
Чал чәчеңдә, әни, һәм маңгаеңда
Тормыш юлларыңның тасмасы.
Шатлыкларның һәм кайгыларның
Бармы соң ул берәр чамасы.
Җаннарыңның тынычлыгын бозып
Китермәсен сиңа кайгыны.
Яши бир син, тыныч бул син
Без барында, әни, бел шуны.
Сөекле әниебез!
Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без-балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын озак гомер кичерергә язсын. Син-безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез, һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Сөекле әнкәй! Әнкәебез!
Моннан __ ел элек син тугансың. Син дөньяга килеп беренче аваз салгач, сандугачлар сайрап җибәргән, парсыз кошлар парланган, болытлар таралган һәм күк йөзе зәп-зәңгәр төскә кергән. Кояш исә җир йөзендә иң изге, иң гүзәл затларның берсе – булачак Ана туу шатлыгыннан Җир тирәли елмаеп әйләнгән. Дөньяга туган һәр изге кеше табигатьне яшәртә, матурландыра, тулыландыра.
Ә син, әнкәем, иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең, җиткән кыз булгач, иң сабыр, иң батыр, иң кече күңелле, ихтирамлы булган бер егетне – безнең әтиебезне – үзеңә яр иткәнсең. Һәм менә шундый матур парлардан без дөньяга килгәнбез. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, безгә дә үзегездә булган барлык матур сыйфатларны биргәнсез.
Бүгенге көндә без тормышта үз урыныбызны табып, шушы зур табынга бергә җыелганбыз икән, бу, әлбәттә, сезнең уңышыгыз. Сездән башка без бу дөньяга килә алмаган булыр идек. Гомумән, ул чагында без бөтенләй булмас идек.
Дөньяга килгәнең өчен, үскәнең өчен, аннан соң безнең сөекле әтиебезне үзеңә яр иткәнең өчен, безне бар иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез!
Бүген синең туган көнең — димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң – без дә булмас идек, син тумасаң – без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.
Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
Әнием, Сиңа __ яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит.
Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.
Ата-ана өчен бала, нича яшьта булсада, барыбер бала. Без менә шушы бәйрәм табыны артында да үзебезнең кайчандыр беренче адымны атлаганда ничек куанган булсак, шулай куану хисен, беренче тапкыр мәктәпкә барганда ничек сөенгән булсак, шундый сөенү хисен һәм тагын әллә никадәр куанычлы көннәрне хәтергә төшереп, үзебезне бала итеп хис итеп утырабыз. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.
Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!
Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине бергә җыелып бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын җәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Киң күңелле, олы җанлы газиз әниебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Әтиебез белән пар канатлар булып, озак еллар тигез яшәргә, без-балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, хәерле гомер кичерегә язсын!
Барлык яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа!
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет- син булгач.
Гомерләрең озын булсын әнкәй,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Гаилэбезнен якты кояшы, тормыш юлларында пар канатым булып гомер юлдашымны, доньядагы барлык назны уз кунеленэ сыйдырган газиз эниебезне гомер бэйрэме б\н котлыйбыз. Табигатьнен сынаулар вакытында, гыйнвар салкыннарында туган булсан да, кайнар йорэгеннен жан жылысы б\н безне жылытып яшисен. Кин кунелле, хезмэт соючэн, ягымлы, олы жанлы, ярдэмчел булуын б\н безгэ хэрвакыт урнэк булдын. Эти очен син булдыклы хатын-кыз, безнен очен кайгыртучан назлы эни, барлык туганнарын очен ихтирамлы кинэшче. Мэрхэмэтле жанын, эчке доньяннын матурлыгы б\н сокландырып яшисен.
Эни! Син безгэ гомер бирден, устерден, хэрберебезгэ эти б\н югары белем биреп, олы тормыш юлына бастырдын. Без сина рэхмэт эйтеп баш иябез. Сау-сэламэт булып, этиебез б\н пар канатлы тигезлектэ, тынычлыкта, озын гомер кичеруегезне телибез. Килэчэктэ дэ гаилэбезнен учагын сунмэс кояшыбыз булып кал.
Син безне доньяга тудырдын,
Без синен жаныннан озелгэн.
Ускэндэ назланып кулыбыз
Кочкандыр кадерлэп тезеннэн.
Соенгэн чагында кояштай
Балкыйсын доньяга нур сибеп.
Борчылган чагында кунелен
Сызлана кыллары озелеп.
Син, эни, яшисен без, диеп,
Узенне уйлаган чак бармы?!
Сонламыйк убэргэ иелеп
Жыерчык бизэгэн кулларны.
Язгы борелэр тулып яфрак ярган, кояш жылысы жиханны юаткан, кунелдэ дэртне уяткан мизгелдэ доньяга килгэн ин олуг бэйрэмен, туган конен б\н тэбриклибез. Син, эни, безнен очен хэрчак олы жанлы, кин кунелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, кинэшчебез, жылы кояшыбыз, Рух чишмэбез, яшэу олгебез. Син тормыш авырлыкларын жинэ килгэнсен, балаларына, туганнарына сабырлык, изгелек, шэфкатьлелек урнэге курсэтеп яшисен. 50 ел эчендэ Хордай биргэн гомерендэ купме авырлыклар кутэреп узгансын, сынмагансын, сыгылмагансын, э берсеннэн берсе чибэр, энже бортегедэй балалар устереп, хэзер шуларнын уртасында балкып утырасын. Ходай тэгалэ синен шул бэхетлэренэ остэп сэламэтлек бирсен. Тэн сихэтлеге ул – озын гомер, шатлык, бэхет хэм кунелендэге илахи нур тамчысы.
Кадерле кешебез! Сина булган телэклэребезнен ин мохиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектэ, сау-сэламэт булып, янадан-яна куанычлар, мул тормыш, кутэренке кэеф хэм туган-тумачаларын, якыннарын б\н бэхетле коннэрдэ утэргэ язсын. Эрну-сагыш белмэ, гел шулай чибэр бул, изге доньянын барлык рэхэтлэрен куреп, бергэ-бергэ кунелле итеп яшэргэ Ходай насыйп итсен.
Син булганга курэ, эни, жаным,
Бу доньяда бары нур гына.
Нур сунмэсен, хич тэ сурелмэсен,
Озак яшэ, исэн бул гына.
Сина рэхмэт сузен, эниебез,
Белдерэбез туган конендэ.
Устерден син безне, кеше итеп,
Олы рэхэмт барысы очен дэ.
Яшэ эле, эни, 100гэ кадэр,
Шат кунелле булып гомер ит.
Жиргэ кояш ничек кирэк булса,
Син дэ безгэ шулай кирэк бит.